Бүген - Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумының икенче көне.
Болгар ислам академиясенә Татарстанның урта һәм югары дини уку йортлары мөгалимнәре, мәдрәсә җитәкчеләре килде. Бүген форум эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясаячак.
Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак.
Мөселман дини уку йортлары педсоветын дистәдән артык журналист яктырта.
Катнашучылар урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышачак. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.
Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра.