2 октябрьдән Галиев мәчетендә хәзерге исламның актуаль мәсьәләләре турында ачык лекцияләр циклы үз эшен башлап җибәрә. Уйлап чыгарылган хәдисләр бармы-юкмы, ни өчен хәнәфи мәзһәбе буенча яшәү һәм аны саклау мөһим, исламда тарихи-мәдәни мирасның роле нинди – әлеге һәм башка сорауларга танылган белгечләр: галимнәр, остазлар, имамнар, дин эшлеклеләре җавап бирәчәк.
Шулай итеп, лекцияләр циклын башкала төбәге казые, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Россия ислам университеты мөгаллиме Габдулла Әдһәмов ачып җибәрәчәк. Алга таба халык алдында Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мөфтинең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак. Ачык лекцияләрнең кульминациясе булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның җомга дәресләре торачак.
Дәресләр эш көннәрендә барлык теләүчеләр өчен дә үткәрелә.