2017 елның 27 сентябрендә Казанда “Экстремизмга – юк!” республикакүләм айлыгы кысаларында “Социаль челтәрләр: ирекнең ике ягы” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы уза. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Очрашу мөфтиятнең конференц-залында Габдулла Тукай урамы, 38 нче йорт адресы буенча уза. Башлана 9.30 сәгатьтә. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар социаль челтәрләрдә экстремистик берләшмәләрнең эшләү механизмнары һәм тактикасы, стратегиясен ачарга тырышачак. “Түгәрәк өстәл”нең мөһим өлеше булып социаль челтәрләрне файдаланучылар, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче белгечләр өчен тәкъдимнәр чыгу торачак.
Очрашуда хәзерге информацион киңлектә экстремистик оешмаларның активлыгын өйрәнү белән шөгыльләнүче экспертлар катнашачак. Алар арасында дини уку йортлары җитәкчелегеннән вәкилләр, Казан галимнәре, психологлар, социологлар, педагоглар, ислам белгечләре, шулай ук Татарстан буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашачак.
Белешмәләр өчен телефон: 89276714337.