Чистай мөхтәсибәтендә “Экстремизмга – юк!” айлыгын “Побег из Шоушенка” нәфис фильмын күрсәтү белән дәвам иттеләр. Шундый үзенчәлекле юл белән имамнар яшьләрнең игътибарын экстремизмга көрәшкә юнәлтергә карар кылды.
Нәтиҗәдә, вәгазь тыңларга һәм фильм карарга Мөселман яшьләре берлеге активистлары, мәчет каршындагы курсларда укучылар һәм “Йәгез, кызлар!” клубы әгъзалары җыелды.
Имамнарның яшьләр белән экстремизм темасына зур сөйләшү алып баруларының бер өлеше фильм караудан гыйбарәт булды. Фильм башланыр алдыннан Чистай мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин катнашучыларга хәзерге җәмгыятьнең негатив күренеше – экстремизм турында сөйләде һәм ислам динендә кешеләрне күрәлмау һәм үтерү өчен бернинди урын булмавы турында әйтте. “Ислам дине – татулыкны сөя торган дин, – дип билгеләп узды ул. – Ул кан коюларны кабул итә алмый. Шул ук вакытта ислам дине хәтта хайваннарга карата да начар мөнәсәбәттә булуны тыя. Дин артына качып начарлык эшләүчеләрне, кешелексез булуны ничек бәяләргә мөмкин? Без ялган юллардан, хаталы һәм шикле белемнәрдән читтә торырга тиеш. Туры юл белән барып, изге гамәлләр кылып яшәсәк иде”.
Кино карау төгәлләнгәч, фильм буенча фикер алышу узды.