23 сентябрьдә Азнакай мөхтәсибәте мөселман яшьләре арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте турниры призына балык тоту буенча ярыш оештырды. Әлеге чара Азнакай районы Сукаеш буасында үтте. Уеннарда балык тоту төп кармагы (ягъни су төбенә куелган кармак, икенче төрле исеме донная удочка) һәм калкавычлы кармак (поплавочная удочка) ярдәмендә башкарылды.
Ярышларда катнашу өчен Татарстанның тугыз районыннан командалар сайлап алынды: Азнакай, Балтач, Баулы, Бөгелмә, Лениногорски, Саба, Менделеевски, Мөслим һәм Ютазы районнары.
Уеннар “Балык тоту спорты” төре буенча кабул ителгән кагыйдәләр, уенны үткәрү һәм әзерлек буенча регламент нигезендә алып барылды.
Киеренке көрәш барганнан соң җиңүчеләр ачыкланды. Гомум команда нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Ютазы, икенчене Лениногорски, өченчене Саба районы командалары яулады.
Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.