24 сентябрьдә Чистайда “Йәгез, кызлар” клубы эшли башлады. Әлеге клубны Чистай мөхтәсибәте каршында моннан бер ел элек Чистай шәһәренең Мөслимәләр берлеге оештырган иде.
Әлеге очрашуларга мәктәп яшендәге 40-60 яшүсмер кыз йөри. Очрашулар “Иман” мәчетендә әңгәмә формасында уза. Кызлар биредә белемнәрен ныгыталар, бер-берсе белән аралашалар, иҗади сәләтләрен үстерәләр.
Җәйге каникулдан соң узган беренче очрашу “Иман” мәчетендә чәй табыны янында узды. Клубны оештыручылар кызлардан җәйге каникулларның ничек узуы һәм мәктәптәге уңышлар турында сорашты. Күптән түгел генә хаҗдан кайткан мөгаллимә Илһамия Шәрифуллина изге сәфәрдән алган тәэсирләре белән бүлеште һәм катнашучыларны зәм-зәм суы белән сыйлады.
Киләсе очрашуны “Чистай” мәдәният үзәге кинотеатрында үткәрергә карар кылдылар. Очрашуда “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында тематик фильм күрсәтеләчәк.