Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркия башкаласы Истанбул шәһәренә килде. Монда бүген “Төрек-әзербайҗан мөнәсәбәтләре мисалында ислам теләктәшлеге” дип исемләнгән халыкара конференция эшли башлады. Конференцияне Төркиянең Дин эшләре идарәсе, Әзербайҗанның дини оешмалар белән эшләү буенча дәүләт комитеты, IRCICA – Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча халыкара үзәк, Кавказ мөселманнары идарәсе, Мәрмәрә университеты (Төркия) оештырды. Россия исеменнән конференциядә Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Халыкара ислам миссиясенең башкарма директоры, Кавказ мөселманнары идарәсенең тулы вәкаләтле рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәгенең Мәскәүдәге генераль вәкиле Шәфыйкъ Пшихачев, Үзәкләшкән дини оешма – Мәскәү шәһәре һәм “Мәскәү Мөфтияте” Үзәк регион мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин катнаша. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам теләктәшлеге һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте халыкара эшчәнлеген тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча чыгыш ясаячак. Форумда катнашучылар арасында – Төркия, Әзербайҗан, Болгария, Черногориянең дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре.
Конференциянең тематикасы Әзербайҗанда ислам теләктәшлеге елы уңае белән билгеләнгән, шулай ук мөселман дөньясы илләре белән хезмәттәшлек проблемаларына багышланган. Мөфтиләр һәм сәясәтчеләр исламофобия, халыкара террорчылык, радикализм һәм экстремизмга көрәш мәсьәләләре буенча фикер алышачак.