Аксубай мөхтәсибәтендә велойөгереш узды. Фото

22 сентябрь 2017 ел 12:56
Аксубай мөхтәсибәтендә велойөгереш узды. Фото

21 сентябрьдә Аксубай мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы үтте. Әлеге чарада мөхтәсибәтнең 28 мәхәллә имамы, Аксакаллар шурасы катнашты. Көнүзәк мәсьәләләр булып – “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында чаралар оештыру һәм оешкан төстә гошер җыю торды. Беренче эш итеп Иске Ибрай авылының 4 мәчетенә йөрүче яшьләр катнашында 22 сентябрьдә җомга намазыннан соң яшьләр арасында велойөреш уздыру. Әлеге чара экстремизмга каршы тору айлыгы кысаларында узды һәм аны оештыруда авылның дүрт мәчет имамы, Аксубай мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Равил хәзрәт Камалетдинов актив катнашты. Барлык катнашучы яшьләргә мөхтәсибәт тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гошер җыюга килгәндә, күп авылларда коры көннәрдә халыктан гошер сәдакалары җыелып куелган. Хәзер шуны оешкан төстә Казан шәһәре мәдрәсәләренә, Россия ислам университетына алып бару мәсьәләсе каралды. Имамнар октябрь аеннан мәчетләрдә укуларны башлап җибәрү турында килештеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы