Татарстанда "Экстремизмга - юк!" айлыгы дәвам итә

22 сентябрь 2017 ел 09:56
Татарстанда "Экстремизмга - юк!" айлыгы дәвам итә

Бу ялларда Диния нәзарәтенең "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында оештырылган чаралары дәвам итәчәк.

Иртәгә, 23 сентябрьдә, Казанның Арча зиратында конфессиара өмә оештырыла. Анда волонтерлар, нәзарәт һәм Казан епархиясе активистлары катнашачак. Башлана сәгать 13.00дә.

Алабугада исә иртәгә мөселман һәм православие яшьләре арасында мини-футбол буенча дуслык матчы була. Ул шәһәрнең Тынычлык проспектында урнашкан физкультура-сәламәтләндерү комплексында узачак. Уенда Алабуга мөхтәсибәте яшьләре һәм "Аксиос" православие яшьләре хәрәкәте вәкилләре катнаша. Башлана сәгать 13.00дә.

24 сентябрьдә буалылар җирле мөхтәсибәт һәм шәһәр администрациясе әзерләгән "Ислам - игелеклелек дине" исеме астында оештырылган квестта катнаша. Чараның төп максаты - мөселман яшьләрен җыю, аларга ислам диненең тыныч дин икәнлеген аңлату, аларны берләштерү. Башлана сәгать 8.00дә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы