Мәчетләрдә яңа уку елына әзерлек бара. Бүген Чаллының “Туфан” мәчетендә якшәмбе дәресләре мөгаллим һәм мөгаллимәләренең шул уңайдан киңәшмәсе узды. Анда 15 укытучы катнашты. Киңәшмә барышында укыту расписаниесе билгеләнде, уку-укытуның нәтиҗәсен күтәрү буенча фикер алышынды. Мәчет имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин укыту процессын катгый рәвештә мәзһәбебез кысаларында алып бару кирәклеген искәртте, башка үгет-нәсихәтләрен бирде. Ул шулай ук мөгаллимнәрне дин-дәгъвәт эшләрендә дә активрак катнашырга чакырды.
Равил хәзрәт әйтүенчә, быелгы уку елында 15 уку төркеме эшләячәк. Алар Коръән уку осталыгын үзләштерәчәк, гарәп телен өйрәнәчәк. Төркемнәрнең күпчелеге хатын-кызлардан тора. Шулай ук кыз балалар, яшьләр төркемнәре бар. Якшәмбе дәресләре дип аталса да, уку атна дәвамында барачак. Эшләүчеләр өчен дәресләр кичен уздырыла.
Җыелышның икенче көн тәртибе буенча Рабигүл-әүвәл аена әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Мәчеттә Мәүлид мәҗлесе уздырырга, аңа күбрәк халыкны җәлеп итәргә килешенде. Җыелыштан соң өйлә намазы укылды, мөгаллимнәр һәм мәчет картлары хөрмәтенә Корбан ашы үткәрелде.
Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин әйтүенчә, яңа уку елына кадәр “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәһәр мөгаллимнәре җыелышы да уздырылачак.