“Мөселман кешесе файдалы, заманча һәм тыңлаучан булырга тиеш”

20 сентябрь 2017 ел 11:51
“Мөселман кешесе файдалы, заманча һәм тыңлаучан булырга тиеш”

Бүген Татарстанның барлык ислам уку йортларында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында ачык дәресләр узды. Шәкертләргә ялган идеяләрдән сакланырга кирәклек турында лекцияләрне танылган белгечләр укыды.

Мисал өчен, Россия ислам институтында яшьләр өчен ачык дәресне Россия ислам институтының дини фәннәр кафедрасы доценты, Болгар ислам академиясенең фәнни эшләр буенча проректоры Дамир (Сәет хәзрәт) Шәһабиев укыды. Дәрес темасы “Мөселман мохитендә радикальләшү сәбәпләре теология күзлеге аша” дип билгеләнгән иде. Очрашуда РИИ һәм КИУның көндезге бүлегендә укучы сиксәнгә якын студент катнашты.

Дәрес башында Сәет хәзрәт Шәһабиев радикализм һәм экстремизм исламда дин нигезләрен белмәүдән, исламны ялгыш аңлаудан килә дип билгеләп үтте.

— Еш кына радикаль карашлы мөселманнар үзләренең хаклы булуларын дәлилләү өчен Коръәннән аятьләрен һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрен китерәләр. Әмма, ислам фәннәренә болай якын килү тамырдан дөрес түгел, – дип ассызыклады лектор. – Коръәннең контексттан тартып алынган аерым аятьләре теге яки бу сорауга тулы җавап бирергә мөмкинлек бирми. Коръәннән аять алып кына шәригать нәтиҗәләре чыгарырга ярамый. Ислам фәннәре Кәламе шәриф текстлары белән эшләгәндә аерым якын килүне, методологияне таләп итәләр. Әлеге методология мөселман галимнәре җәмгыятендә гомум кабул ителгән булып саналалар.

Үз сүзләрен дәлилләп Сәид хәзрәт гыйбадәт кылуга һәм җиһадка кагылышлы хәдисләргә аңлатмалар бирде: "Между человеком и неверием стоит молитва"; "Мне было приказано сражаться с людьми, пока они не засвидетельствуют, что нет божества, помимо Аллаха, и что Мухаммад – посланник Аллаха".

Дәрес барышында Сәид хәзрәт шулай ук еш кына радикаль мөселманнар дәлил сыйфатында китерә торган төп аятьләр темасына да кагылып үтте. Ул әлеге аятьләрне турыдан-туры мәгънәдә җиткерү ялгыш нәтиҗәләргә китерә диде.

“Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә радикализмга каршы тору буенча ачык дәрес күпкә эмоциональрәк үтте. Радикализмның сәбәпләре һәм яшьләр арасында дини экстремизм күренешләре белән ничек көрәшү турында сөйләшергә барлык студентлар һәм мөгаллимнәр җыелды.

Чыгыш ясаучылар арасында – мәдрәсә директоры урынбасарлары Наил хәзрәт Яруллин, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, мәдрәсә мөгаллиме Мәлик хәзрәт Ибраһимов.

Ачык дәрес мәдрәсә мөгаллиме Мәлик хәзрәт Ибраһимовның кереш сүзе белән башланды. Ул студентларга традицион ислам мәдәнияте кыйммәтләре турында сөйләде һәм ислам диненең тыныч, имин тормышка һәм югары мораль, рухи сыйфатларга өндәве турында әйтте.

Мәдрәсә мөдире урынбасары Наил хәзрәт Яруллин күп конфессияләр гомер кичергән җәмгыятьтә имин, тату яшәүнең мөһимлегенә тукталды. Үз чыгышында хәзрәт илебездә тыелган группировкаларга тукталды һәм студентларны “алардан ерак булырга, аларның китапларын укымаска һәм аларның юлыннан бармаска” чакырды. Ул шәкертләрне ИГИЛның (Россиядә тыелган террорчылык оешмасының) ислам диненә катнашы булмавы турында кисәтте.  

Лекциядә студентларга шулай ук үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тышкы кыяфәткә игътибар бирү турында да искә төшерделәр. “Тышкы кыяфәт читкә этәрергә түгел, ә киресенчә сезнең белән әңгәмә алып баруга җәлеп итеп торырга тиеш, – диде Зөлфәт хәзрәт. – Без XXI гасырда күп милләтле Россия Федерациясе дәүләтенең Татарстан Республикасы субъектында яшибез. Мөселман кешесе үз Ватанының тыңлаучан гражданы булырга, үзе яшәгән җәмгыятькә файда китерергә, антагонистларга иярмәскә тиеш. Тәртип, аралашу, тышкы кыяфәт, укымышлылык – җәмгыятьтә мөселманнар турында шушы нәкъ менә шушы әйберләр фикер формалаштыра”.

Ачык дәрес “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче курс шәкертләренә студент билетлары тапшыру белән төгәлләнде.

Ютазы районы Урыссу посёлогында лекцияләр тагын да бай эчтәлекле узды. Дәресләр студентларга гына түгел, мәчеткә йөрүчеләр өчен дә узды. Мәдрәсә шәкертләренә лекторлар түбәндәге темаларга лекция укыдылар: “Яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм күренешләрен кисәтү”. Ә Урыссу мәчетенә килүчеләр “Ислам дин гыйлеменең террорчылык һәм экстремизмга көрәштә роле” дип исемләнгән лекция тыңладылар.

Экстремизмга каршы тору буенча дәресләр шулай ук Казан ислам колледжында, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә һәм Буа, Мамадыш һәм Кукмара мәдрәсәләрендә узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы