21 сентябрь 16 сәгатьтә сезне “Гаилә” мәчетенә (Казан, Җ.Фәйзи ур., 2) хаҗилар катнашындагы корбан ашы була. Мәккә-Мәдинәдән әйләнеп дин кардәшләрне бергә җыю “Гаилә” мәчетенең матур бер традициясе. Чарага быелгы хаҗилар, элекке елларда изге гыйбадәтне кылучылар һәм киләчәктә изге җирләргә барырга ниятләүчеләр җыела. Яңа гына хаҗ кылып кайтучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашачак.
“Раббыбызга шөкер, мәхәлләбездә ел саен хаҗ кылучылар саны арта. Узган ел 10 кардәшебез барган булса, быел 20 кеше хаҗи дәрәҗәсенә иреште. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабул итсен, кемнәр әле бу изге гыйбадәтне үти алмаган, аларга да насыйп булсын”, – дип дога кылабыз, ди “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Быелгы мәҗлес 1 мөхәррәм – Һиҗри яңа елның беренче көненә дә туры килә.
Өстәмә мәгълүмат һәм аккредитация өчен телефон номеры: 89274261422 (Илмир Хәбибуллин)