Иртәгә, 20 сентябрьдә, “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Татарстанның берничә ислам уку йортында студентлар өчен ачык дәресләр узачак.
Экстремизмга каршы тору буенча дәресләр “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә, Казан ислам колледжында, Россия ислам институтында, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә һәм Буа мәдрәсәсендә узачак.
Мөгаллимнәр студентларга адашкан сектант мөселман агымнарының зарары, аларның җәмгыять өчен куркынычы, шулай ук традицион ислам кыйммәтләре турында сөйләячәк.