Республикабызда “Экстремизга – юк!” айлыгы дәвам итә. Әлеге айлык кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан төрле чаралар уздырыла.
Мисал өчен, иртәгә, 20 сентябрьдә, Татарстанның берничә мәдрәсәсендә студентлар өчен ачык дәресләр уздырыла. Дәресләр ислам мәдәниятенең традицион кыйммәтләренә һәм экстремизмга каршы торуга багышлана.
23 сентябрьдә Казанның Арча зираты әйләнә-тирәсен җыештыру буенча конфессияара акция узачак. Өмәдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге һәм Казан епархиясе активистлары катнашачак.
23 сентябрьдә Алабугада мини-футбол буенча мөселман һәм православие яшьләре арасында дусларча матч узачак. Уеннар шәһәрнең үзәк стадионында үтә. Ярышларда Алабуга мөхтәсибәте яшьләре һәм “Аксиос” православ яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнашачак.
Бу атнаны “Ислам – яхшылык дине” шигаре белән 24 сентябрьдә Буада узачак квест тәмамлаячак. Уенда районның барлык мәчетләреннән дә вәкилләр катнашачак. Уен, яхшылык һәм ягымлыкны аңлатуга нигезләнеп, мавыктыргыч формада ислам диненең төп принципларын аңларга ярдәм итәчәк.