Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шушы көннәрдә эш визиты белән Варшавада (Польша), ул 11-22 сентябрьдә кешелек үзгәреше өлкәсенә караган йөкләмәләрнең үтәлешен күзәтү буенча ОБСЕның ел саен уза торган киңәшмәсендә катнаша. ОБСЕда катнашучы дәүләтләр тарафыннан үткәрелә торган очрашулар барышында гуманитар өлкәгә, аерым алганда, дискриминация булмау, нәфрәткә корылган җинаятьләрне кисәтү, шулай ук расизмга, ксенофобиягә һәм дини нигездә күралмаучылыкка көрәш буенча йөкләмәләр каралачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге форумның “Түземлек һәм дискриминация булмау” һәм “Гуманитар һәм башка йөкләмәләр” профиль утырышларында чыгыш ясау өчен чакырылган. Татарстан мөфтие бар дөньядан килгән делегатларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр арасында экстремизмны кисәтү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
Кеше хокуклары белән бәйле гомум сораулар карала торган ОБСЕ утырышы Европада зур региональ конференцияләрдән санала. Һәр ел саен киңәшмәдә меңнән артык катнашучы илләрнең вәкилләре, партнёрлар, ОБСЕның башкарма структуралары, шулай ук халыкара оешмалар һәм гражданнар структурасы вәкилләре чыгыш ясый. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкара оешмалар, шул исәптән ОБСЕ тарафыннан уза торган чараларда актив катнаша. Мөфти Варшавада булганда төрле илләрнең дини һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, шул исәптән Польшадагы Россия илчесе белән очрашулар уздырачак, шулай ук Польша татарлары мәчетендә булырга ниятли.