ТР МДН оешуга 25 ел тулды

15 сентябрь 2017 ел 09:31
ТР МДН оешуга 25 ел тулды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 1992 нче елда республикабыз мөселманнары корылтае карары белән оеша. Оешманың рәисе итеп мөфти Габдулла Галиуллин сайлана. 1992 нче елның 15 нче сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте юридик теркәлү уза.

Татарстан өммәте тарихында мөһим вакыйга булып 1998 нче елның 14 нче февралендә Казанда узган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең III Корылтае тора. Берләштерү корылтае дип аталган әлеге съезд ТР МДН белән төбәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен берләштерергә ярдәм итә (әлеге ике оешма үз эшчәнлеген Татарстанда 1994 нче елдан алып барган була). Берләштерелгән мөфтиятнең рәисе итеп мөфти Госман Исхаков сайлана.  

Корылтайда кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә, 1998 нче елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (ТР МДН) Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы органнарында теркәлү уза.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (ТР МДН) -Татарстан Республикасы мөселманнарының иң югары Үзәкләшкән дини оешмасы. 

ТР МДН үзенең дини эшчәнлеген:

Аллаһы Тәгалә иңдергән изге Коръән;
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәте;

-    Әбү Хәнифәнең дини юнәлеше белән туры килгән Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә ияргән факиһ һәм голәмәләрнең иҗтиһатында чагылган шәригать кануннары;

-  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, 1997 елның 26 нчы сентябреннән 125-ФЗ номерлы "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" Федераль законы, башка норматив-хокукый актлар һәм ТҖ МДН Уставы нигезендә тормышка ашыра.

Юбилей датасы уңаеннан Нәзарәттә бүген Пленум утырышы уза.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы