14 сентябрьдә Зәй мөхтәсибәте зур чара оештырды. Хакимият вәкилләре, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күрше-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, район халкы Зәй политехник колледжы бинасына җыелды. Татарстанның күренекле дин әһелләре халыкка вәгазь сөйләделәр.
Район администрациясе тарафыннан ел саен сыер чалып, итен шәһәр мәчетләренә тарату гадәткә керде. Быел дүртенче ел рәттән ике йөз кеше катнашында, шул исәптән мохтаҗлар, авыр хәлле, күп балалы гаиләләр табын артына җыелып вәгазь тыңлады, хәзрәтләребездән күркәм үгет-нәсыйхәтләр ишетте, хаҗның бөек гыйбадәт икәнен аңлап, киләсе елларга изге сәфәргә барырга ният тотты. Быел районкүләм корбан мәҗлесендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Экстремизмга – юк” айлыгы кысаларында ислам диненең яхшылыкка, әдәп-әхлакка, күркәм гамәлләргә өндәүче дин булуы турында чыгыш ясады, динебездә террорчылыкка, экстремизмга урын булмавы турында әйтте. Зәй политехник колледжының актлар залында узган чарада шулай ук быелгы хаҗдан алган хис-кичерешләре белән Гамил хәзрәт Сәгыйров уртаклашты. Әлеге кичәдә Зәй районының аксакал хәзрәте Сәгыйть хәзрәт Камалов эчүчелекнең зыяны турында сөйләде, яшьләр белән актив эшләргә чакырды. Вәгазь барышында Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов шулай ук әйтер сүзләрен җиткерде.
Кичә күмәк рәвештә корбан ашында катнашу һәм дога кылу белән тәмамланды. Чарага килүчеләр Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримовка, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт әйтеп таралышты.