Татарстан мөфтие Кытай министрын Кол Шәриф мәчете белән таныштырды

14 сентябрь 2017 ел 11:58
Татарстан мөфтие Кытай министрын Кол Шәриф мәчете белән таныштырды

Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Кытай министры Казанга кичә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясенең икенче утырышында катнашу өчен килгән иде.

Кунаклар утырыш башланыр алдыннан Казан Кремле, аерым алганда Кол Шәриф мәчете һәм Ислам мәдәнияте музее белән танышты. Кол Шәриф мәчетендә Кытай делегациясен Татарстан мөфтие каршы алды һәм әлеге мәчетнең тарихы, төзелү үзенчәлекләре белән таныштырды, шулай ук Татарстандагы дини вәзгыять турында сөйләде. Ислам мәдәнияте музеенда кунакларга экскурсияне музейның директоры Илнур Низамиев үткәрде, татарларда ислам дине таралуы белән бәйле истәлекле экспонатларны күрсәтте. Шулай ук татар милләтенең формалашуында ислам диненең роле турында сөйләде, беренче басма Коръәннең Казанда басылуы турында әйтте һәм борынгы Коръәннәрне, дини чыганакларны күрсәтте.

Россия-Кытай комиссиясе утырышы эшендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Утырышта  суднолар, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш һәм авиация өлкәләрендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге каралачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы