Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә имамнар һәм мөхтәсибәтнең бүлек җитәкчеләре җыелышы узды.
Җыелышта хәзрәтләр Корбан бәйрәменә йомгак ясадылар. Район имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм район җитәкчеләре исеменнән биш баш корбан чалынган, корбан ите 600 мохтаҗ гаиләгә өләшенгән, шулай ук азык-төлек тутырылган пакетларны “Ялкын” социаль приютына, “Возрождение” инвалид балалар тернәкләндерү үзәгенә, билгеле бер яшәү урыны булмаганнарга, социаль-реабилитацион бүлеккә, “Мәгърифәт”, “Сукырлар җәмгыяте”, “Сугыш балалары”, “Ак калфак”, “Дуслык” клубларына таратылган.
Моннан тыш, Кодаш авылында сиксән кешегә хәйрия ашы оештырылган. Димескәй авылында итне балалар бакчасына һәм мәктәпкә биргәннәр.
“Ирхам” мәчетендә мөхтәсибәт көче белән Корбан бәйрәме уңаеннан балалар бәйрәме уздырылган. Бәйрәм көннәрендә имам-мөхтәсиб СИЗОга барды. Ул тоткыннарны бәйрәм белән котлады һәм аларга ит, җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнар тапшырды.