Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Татарстан мөслимәләре берлеге, “Туган авылым” милли комплексы балалар өчен Корбан бәйрәме оештырды. Әлеге бәйрәмгә чакырылган аниматорлар конкурслар, уеннар оештырды, бүләкләр өләште. “Туган авылым” ресторанының иң яхшы пешекчеләре барлык катнашучылар өчен дә корбан итеннән шулпа әзерләде.
“Үзбәкстан җитештерүчесе “Такро” ҖЧҖ балалар киемнәрен хәйрия максатыннан өләшүне оештырды. Киләсе елга балалар өчен тагын да күбрәк күләмдә өләшү турында сөйләштек”, – диде Наилә Җиһаншина.