Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте милкенә “Мөзәффәрия мәдрәсәсе.1888 ел” мәдәни мирас объекты тапшырылды. Бина Казан шәһәренең С.Садыйкова урамындагы 6/22йортта урнашкан. Биредә моңарчы башкаланың мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы номерлы мәктәбе эшләгән. Укучыларга һәм укытучыларга кулланышка 2016 елда Казанның Артельная урамындагы 10нчы йорттан яңа бина бирелгән.
Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, "Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов элеккеге мәдрәсәдә киңәшмә уздырды һәм аның торышы белән танышты. Капиталь төзекләндерү эшләре башкарылгач, объект үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип фаразлана.
Әлеге милек Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә бушлай республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы (№1106-р, 17.05.2017) нигезендә тапшырылган.