Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарда узучы "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе эшендә катнаша.
- Коръәни Кәримдә әйтелә: "Белүче белән белмәүче бертигез булырлармы?”, - дип искә төшерде Зүмәра сүрәсенең 9нчы аятен Камил хәзрәт. - Болгар ислам академиясе Татарстан җирендә юкка гына барлыкка килмәде. Казанда беренче булып басма Коръән нәшер ителә, ә инкыйлабка кадәр 30 меңгә якын китап дөнья күрә. Академия әлеге хезмәтләрне тергезүдә, өйрәнүдә һәм популярлаштыруда үзеннән өлеш кертер дип өметләнәм. Мөселманнар буларак безнең бурычыбыз - аларны бөтен дөньяга күрсәтү, таныту. Без тарихыбызда тирән эз калдырган бөек галимнәрнең дәвамчылары булуыбызны онытырга тиеш түгел. Форсаттан файдаланып, академиягә беренчеләрдән булып укырга кергән студентларны чын күңелдән тәбриклим.