«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рухи ефәк юлы» дип аталган халыкара конференциягә багышланган Казан – Мәскәү – Симферополь видеокүпере башланды.
Казанда журналистлар сорауларына - Россия ислам институты, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов, Симферопольдә – Кырым мөфтиенең урынбасары Эсадуллах Баиров һәм Мәскәүдә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мөселманнар Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов җавап бирә.
Матбугат конференциясе кысаларында Корбан бәйрәме, Болгар ислам академиясе ачылу турында сөйләшәчәкләр һәм хаҗның соңгы яңалыклары белән таныштырачаклар.