Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «События» электрон газетасында ислам дине төшенчәләре турында мәкаләләр чыгаруны дәвам иттерә. “Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу – якыннар турында кайгырту” (“Жертвоприношение в Курбан – забота о ближнем”) дип исемләнгән бүгенге язмада мөфти иң төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында бәян кыла. Моннан тыш, ул мөселман тормышында Корбан бәйрәменең асылын һәм мәгънәсен ачып бирә. “Корбан чалуның хакыйкый мәгънәсе хайван канын коюда, аның итен алуда да түгел (гәрчә бик күп очракта шулай уйласалар да). Ә итагатьлелек һәм тәкъвалыкта. Кәламе шәрифтә болай диелгән: “Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Корбан чалу – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп һәм үзеңнең бөтен малың белән гыйбадәт кылырга әзер булуыңны күрсәтә һәм кешеләр арасындагы барлык аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта, адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә”, – дип корбан чалуның мәгънәсенә ачыклык кертә үзенең язмасында Камил хәзрәт.
Мәкаләдә мөфти шулай ук корбанны кемнәр чалырга, нинди хайваннарны чалырга мөмкин булу һәм корбанлык мал ничек чалыну турында да яза.
Мәкаләнең тулы версиясе белән монда танышырга мөмкин.