31 август сәгать 11дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Казан-Мәскәү-Симферополь" видеокүпере булаю.Ул Казанда узачак дин әһелләренең "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" (Духовный шелковый путь: Созидание. Интеграция") дигән халыкара конференциягә багышлана.
Матбугат очрашуы кысаларында Болгар ислам академиясе ачылышы, Корбан-бәйрәм һәм хаҗ турында да сөйләшәчәкләр.
Журналистларның сорауларына Россия ислам институты ректоры, мөфтинең урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү өчен җаваплы урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Кырым мөфтие урынбасары Әсәдулла Баиров һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов җавап бирәчәк.
Аккредитация өчен: pr@tatar-inform.ru яки 89172939706 номеры буенча.