17 август көнне Казан Кремленең Ислам музеенда “Рус географик җәмгыяте” әгъзасы Рөстәм Гильметдиновка Антарктидада булып кайткан Коръән тапшырылачак һәм ул аны изге шәһәргә алып барачак. Анда Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. Аның белән бергә Мәккәгә Диния нәзарәте әзерләп бастырган Коръәндә китә.
Хаҗга китәчәк Коръән - уникаль, чөнки ул әлегә кадәр Көньяк Полюста булып кайткан бердән-бер Коръән. Нәкъ менә бу китап 2014 елда су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары белән Антарктиданың “Беллинсгаузен” Россия поляр станциясендә булып кайта.Изге җирләргә хаҗ 18 августан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм әлеге Коръәннең икенче сәяхәте булачак. Кайту белән ул Ислам музеена кире биреләчәк.