Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшләрен дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге программа күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган. Малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге бер атна дәвам итәчәк. Соңыннан ир балаларга алмашка кыз балалар киләчәк.
Чаллыда чираттагы рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды
31 июль 2017 ел 14:25
Соңгы яңалыклар
2021 елда мөфтият яшьләр өчен 15 проектны тормышка ашырды. Аларга 3000 гә якын кеше җәлеп ителде!
02 гыйнвар 2022 ел 11:31
Татарстан мөфтие һәм «Зәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе 2021 елга нәтиҗәләр ясады
29 декабрь 2021 ел 14:36
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


