Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшләрен дәвам итә. 31 июльдә аларның чираттагысы “Нур-Ихлас” мәчетендә ачылды. Биредә 8 -13 яшьлек 35 ир бала ял итә. Көндезге программа күп төрле чараларны үз эченә ала: дин-әхлак дәресләре, стена газеталары чыгару, батут үзәгенә бару, төрле экскурсияләр. Мәчет газонында балалар өчен махсус футбол кыры да корылган. Малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге бер атна дәвам итәчәк. Соңыннан ир балаларга алмашка кыз балалар киләчәк.
Чаллыда чираттагы рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды
31 июль 2017 ел 14:25
Соңгы яңалыклар
2021 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты 96 меңнән артык гомуми тираж белән 80 исемдәге китап нәшер итте
02 гыйнвар 2022 ел 11:40
2021 елда Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары 50 миллионнан артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте
02 гыйнвар 2022 ел 11:39
2021 елда Татарстанда 16 мәчет ачылды: 12се – яңа, 4се – төзекләндерүдән соң
02 гыйнвар 2022 ел 11:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

