Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәй районында килеп чыккан автоһәлакәткә бәйле рәвештә якыннарын югалтканнарның һәм зыян күрүчеләрнең тирән кайгысын уртаклаша: "Зәй районында килеп чыккан коточкыч фаҗигада якыннарын югалткан гаиләләрнең һәм зыян күргәннәрнең авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклашам. Әлеге һәлакәт барыбызны да тетрәндерде. Без фаҗигадә һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр өчен дога кылабыз, аларның якыннарына Аллаһы Тәгаләдән сабырлык һәм әлеге фаҗигане кичерү өчен көч сорыйбыз. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин".