Бүген, 18нче август көнне, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә III Халыкара “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” форумы башланды.
Форумның төп чараларының берсе буларак “Дәүләт идарәсе һәм икътисад үсешендә ришвәтчелеккә каршы сәясәтнең роле” тематик сессиясе үткәрелде, анда дәүләт органнары, бизнес, сәнәгать вәкилләре, фән һәм эксперт җәмәгатьчелеге катнашты. Әлеге сессиянең шәрәфле кунаклары арасында Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм Казан епархиясенең Епархиаль совет сәркатибе Владимир Самойленко да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” форумын уздыруның төп максаты – катнашучы илләр арасында икътисадый, сәяси, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне үстерү, халыкара мәсьәләләрдә үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү һәм дөньякүләм күпполяр тәртипне ныгыту.