“Азан” мөселман интернет радиосы Контактттагы төркемендә үзенчәлекле сорау буенча фикер алышу – сораштыру башлады. Интернет кулланучыларга “Ислам динен тотуга кагылышлы соравыңа җавапны ничек эзлисең?” – дигән сорау бирелгән.
Бүгенгә тавыш бирүчеләрнең 50%ы сорауларына җавапны интернеттан эзләвен белдерә. Шул ук вакытта нинди чыганакларның хак дин тәгълиматын таратканын белмиләр. 35,7 % сораштырылучы мәчеткә барып, имамнарга сорау бирүне гадәткә керткән. Ислам кануннарына кагылышлы сорауларына җаваны дин тотучы танышлары аша һәм газета, китап битләреннән эзләүчеләр 7,1 % тавыш җыйган. Үз фикерен белдерергә теләүчеләр vk.com/radioazan сылтамасы аша кереп тавыш бирә ала.