Балтачныэ Үзәк мәчетенә Балтач урта мәктәбеннән нәни кунаклар килде. Аллаһ йорты булган шушы мәһабәт бина белән танышып чыкканнан соң, Марат хәзрәт укучыларга тыйнаклык, сабырлык хакында вәгазь сөйләп, мөселманнарга хас булган әдәп-әхлак серләрен ачты. Очрашу чәй өстәле артында кунакларыбызга истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.