Әлмәт мәдрәсәсе шәкерте V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә җиңүче булды

09 февраль 2026 ел 17:51
Әлмәт мәдрәсәсе шәкерте V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә җиңүче булды

Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды.

Ул ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә.

Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге оештырды. Конкурска Мәскәү, Пенза, Саратов өлкәләреннән, Татарстаннан, Дагыстаннан, Чечнядан һәм Ставрополь краеннан мөслимәләр җыелды.

Бәйге ике номинациядә узды:

«Коръәннең 30 нчы җүзен яттан белү" (12 яшькә кадәрге катнашучылар өчен);

«Тулы Коръән текстын яттан белү» (25 яшькә кадәрге катнашучылар өчен).

Бәйгедә Татарстанның Әлмәт мәдрәсәсеннән 19 яшьлек Айсылу Хаҗиева җиңде. Ул «Тулы Коръән текстын яттан белү» номинациясендә җиңү яулады. Казаннан 10 яшьлек Газизә Мифтахетдинова «Коръәннең 30 нчы җүзен яттан белү" номинациясендә беренче урынны алды. Ул  Коръәнне Казан шәһәренең "Бохара" мәчетендә Коръән өйрәнә. Ә Казаннан 18 яшьлек Сәлсәбил Хәнәфиева " Тулы Коръән текстын яттан белү» номинациясендә икенче урынны алды. 

Мөслимәләрнең чыгышын Коръән буенча абруйлы жюри бәяләде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә шәрәфле кунаклар булды. 

РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фотосурәтләр Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы