Югары Ослан авылының Җәмигъ мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы булып үтте. Әлеге чарада районның барлык имамнары, хакимият, хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре катнашты.
Очрашу гадәттәгечә Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.
Җыелышта катнашучылар деструктив көчләргә һәм террорчылыкка каршы тору, шулай ук балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аннары районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Надежда Пичугина чыгыш ясады. Ул террорчылык һәм экстремизм күренешләрен профилактикалау мәсьәләләрен, шулай ук әлеге күренешләр күзәтелгәндә күрелергә тиешле чараларны җентекләп яктыртты. Моннан тыш, Надежда Валерьевна гамәлдәге законнар нигезендә дини учреждениеләр өчен мәҗбүри булган норматив-хокукый документлар турында мәгълүмат бирде.
Чара Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе Ленар Мәрдегалимов һәм полиция бүлеге начальнигы Раил Галимов чыгышлары белән дәвам итте. Аларның һәркайсы үз өлкәсендә профилактика эшчәнлегенең төп мәсьәләләрен яктыртты. Очрашу барышында имамнар сорауларын бирде һәм тиешле консультация алды.
Имамнар җыелышының йомгаклау өлешендә Рамазан аен үткәрүгә, өлкәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен ифтарлар оештыруга, район мөхтәсибәте мәхәлләләре арасында мәчетләр бизәлеше буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Фотосурәтләр: Югары Ослан мөхтәсибәте.






