Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен лекцияләр һәм дискуссияләр дәвам итә.
Кичә, шәгъбан аеның 16нчы көнендә (4нче февральдә), Татарстан мөфтияте бинасында чираттагы очрашу узды. Лекторийның кунагы – ислам фәннәре магистры һәм Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов булды. Ул “Ир-атның абруе: тыйнаклык һәм чикләр” темасына чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул ир-атның асылы хакында сөйләде, гомумән инсанның Аллаһ белән, үзенең нәфесе белән, кешеләр белән, шушы дөньяның яратылышы белән элемтәсеннән чыгып, ир-ат үз асылында яши башлаганда гына аның җәмгыятькә һәм гаиләсенә чын-чынлап файдалы була алуын аңлатты.
Әнәс хәзрәт билгеләп узганча, иң җиңел элемтә – Аллаһ белән нәфес арасында, ә менә кешеләр һәм яратылыш арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау кешегә авыррак. Ләкин без кеше хакын үтәсәк, Аллаһы Тәгалә безгә бу мөнәсәбәтләрне җайлауны җиңеләйтә. Ислам тәгълиматы контекстында әлеге кыйммәтләр төгәл һәм тирәнтен аңлатылды.
Бу очрашу кызыксындырган сорауларны бирү, фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек булды.






