Бөтен дөньяда Интернет челтәрендә һәм Россиянең 15 төбәгендә кабель челтәрләрендә тапшырулар алып баручы «Хозур ТВ» мөселман телеканалы тапшырулар географиясен киңәйтте. Дагыстан Республикасы халкы 2026 елның 30 гыйнвареннан каналны «Дагсвязь-Телеком» кабель операторы платформасында карый башлады.
«Хозур ТВ» телеканалы Ислам турында бик күп кызыклы һәм танып белү программаларын күрсәтә. Тапшыруларны Дагыстанның авыл һәм шәһәрләрендә карау өчен 9 нчы төймәгә басарга кирәк.
Татарстан мөфтияте телеканалы Татарстанда һәм Россиядә тәүлек әйләнәсе дини тапшыруларны халыкка җиткерүче беренче һәм бердәндер мөселман телеканалы булып тора. Телеканалның максаты – начар күренешләрдән, радикаль карашлардан һәм әхлаксызлыкка илтә торган фикерләрдән азат булган мәгълүмати киңлек булдыру.
Программалар – мәгърифәтчелек һәм белем бирү юнәлешендә. Тапшыруларда катлаулы сорауларга саллы җаваплар бирелә, гыйлем һәм тормыш тәҗрибәсе, белем бирү һәм ялны оештыру, тормыш кыйммәтләре һәм рухият, теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен тормыш мәгънәсе турында сөйләнә.
Узган елда эфирда телеканал үзе эшләп чыгарган 200 дән артык программа, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, Чечня, Дагыстан, Төркия, гарәп илләре телерадиокомпанияләренең танып белү һәм балалар программалары тәкъдим ителде.
«Хозур ТВ» мөселман телеканалын интернет аша дөньяның теләсә кайсы почмагында карарга мөмкин.
Телеканал Россиядә Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Дагыстан Республикасы, Кырым Республикасы, Воронеж өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Амур өлкәсе, Пенза өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Саратов өлкәсендә күрсәтә.



