Бүген, шәгбан аеның 7 нче көнендә (26 гыйнварда) Дубайда Фарсы култыгы һәм Якын Көнчыгыш илләренең ел саен уздырыла торган Gulfood 2026 күргәзмәсе ачылды.
Дубай Экспо Ситида Россия экспозициясен ачу тантанасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Николаевна Лут, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, ТР Премьер-министры, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров һәм «Агроэкспорт» ФДБУ җитәкчесе Илья Николаевич Ильюшин катнашты. Күргәзмәдә Россиядән 40 зур компания катнаша: чара кысаларында 190 контракт төзү һәм 950 эшлекле очрашу көтелә. Россия Федерациясенең җыелма стендында Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитеты сертификацияләгән предприятиеләр үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Аннан соң рәсми делегация Татарстан Республикасының стенды ачуда катнашты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган стендта Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитеты эшчәнлеге дә тәкъдим ителде.
Gulfood халыкара күргәзмәсендә Комитетны аның рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников тәкъдим итә. Сәфәре кысаларында ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Сәнәгать һәм алдынгы технологияләр министрлыгына һәм Халыкара Аккредитация үзәгенә (Emirates International Accreditation Centre) барырга ниятли.
Дубайдагы Gulfood 2026 халыкара күргәзмәсендә меңләгән оешмалар азык-төлек, төрле кушылмалар тәкъдим итә, тәмле ризык пешерү серләре белән уртаклаша. Анда катнашучылар яңа эшлекле элемтәләр урнаштыра һәм коммерцияле килешүләр төзи ала.
Күргәзмәгә килүчеләр алдынгы брендлар һәм продуктлар, тармакның төп уенчылары белән таныша, азык сәнәгатендәге яңалыкларны һәм мөмкинлекләрне өйрәнә.
Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты матбугат хезмәте материаллары буенча.








