Изге Рамазан ае алдыннан Казанда Татарстан Коръән-хафизларының җыелышы булачак. Әлеге очрашуда 60лап хафизның катнашуы көтелә, алар Рамазан аена әзерләнү мәсьәләләре буенча фикер алышачак һәм тәҗрибә уртаклашачак.
Шәрәфле кунаклар арасында – Курра-хафизлар (10 кыйраәт белгечләре): Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави һ.б.
Әлеге җыелыш барышында вәгазь-нәсыйхәтләр, тәравих намазлары вакытында Коръән хәтем кылуны оештыру буенча фикер алышу, Коръән укырга өйрәнү курсларына якынча нәтиҗәләр чыгару һ.б. көтелә.
Чараны Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра.
Үткәрелү вакыты: 12нче февраль (пәнҗешәмбе), ахшам намазы вакыты.
Үткәрелү урыны: “Эмиз” банкетлар залы (Сафиуллин ур., 29).
Очрашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Теркәлү узарга теләүчеләр Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизовка мөрәҗәгать итә ала: +7 903 306-25-91.



