Татарстан Мөфтие кайгы уртаклаша

23 декабрь 2025 ел 08:28
Татарстан Мөфтие кайгы уртаклаша

Бүген, 23 декабрь төнендә, Раҗәб аеның 3 көнендә, өммәтебез һәм динебез өчен күп хезмәтләр куйган олы мөхтәрәм шәйхелислам - Россия Үзәк диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гаиләсенә зур кайгы килде - хәләл җефете, балалары анасы Сания абыстай Габдүррәүф кызы бакыйлыкка күчкән.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН, республиканың барлык имамнары һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмәнең якыннарының хәсрәтен уртаклаша:

"Сания абыстайны югалтудан кайгы ачысы кичергән гаиләсенә ныклык һәм сабырлык, ә мәрхүмәнең үзенә Раббыбыздан Рәхмәтләр һәм җәннәтләр сорап дога кылам. Тәлгать хәзрәткә авыр хезмәт юлында гомер буе ышанычлы терәк булганы өчен, Сания абыстай Яралтучыбызның ризалыгына һәм рәхим-шәфкатенә ирешсен, урыныннары оҗмахтан булсын, дип чын күңелдән теләп калам һәм дин кардәшләрне да аның рухына дога кылырга чакырам. Амин.

إنا لله وإنا إليه راجعون
“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы