Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 6 нчы көнендә (26 ноябрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы директоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Мәскәүдә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр проблемалары буенча «Мәдәниятара һәм этноконфессиональ медиакоммуникацияләр» халыкара дәрәҗәдәге түгәрәк өстәлдә катнаша. Аны Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (Дәүләт хезмәте һәм идарә институты, журналистика факультеты) һәм Ислам мәдәнияте, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды оештырды.
Мөфтият хәзрәтләре түгәрәк өстәл эшендә экспертлар буларак катнашты. Мөфти кыскача гына динара татулыкны ныгыту чараларын гамәлгә ашыру буенча Диния нәзарәте һәм Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул моңа мисал итеп республика Мөфтияте һәм Митрополиясенең махсус хәрби операция зонасындагы уртак гуманитар миссияләре, бергә "Кеше приюты" хәйрия башлангычында катнашуын, Татарстан Диния нәзарәте "Зәкят" фондының мөселман булмаган аз керемле кешеләр өчен социаль проектлары, ел саен үткәрелә торган “Кубок Дружбы – Дуслык” Бөтенроссия турниры кебек спорт ярышлары, Казан вузларында уртак лекцияләр, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашулар, Митрополитның Республика ифтарында һәм Мөфтинең Раштуа укуларында катнашуы һ. б. чараларны китерде.
Моннан тыш, Мөфти республикада мәгълүмати сәясәт мәсьәләсенә дә тукталды, бу җәмәгатьчелектә бер-береңне хөрмәтләү кебек сыйфатны тәрбияләүгә бик нәтиҗәле йогынты ясый. Ул Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының ислам һәм православие турындагы мәгълүмати сәбәпләргә һәм мөселман һәм православие дин әһелләренең эксперт буларак төрле темага фикер белдерүенә тигез мөнәсәбәте белән бәйле тәҗрибәне федераль дәрәҗәдә таратырга чакырды: "Бу җәмгыятьтә мөселманнар һәм православие динендәгеләр – бергә, уртак фикердә, күрше булып яши, бер-берсенә каршы килми дигән фикер тудыра", – диде Мөфти һәм, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгын мисал итеп китереп, анда “Кофе с батюшкой” һәм “Чай с хазратом” интернет-проектлары тормышка ашырылуын әйтте.
– Җәмгыятьтә уңай караш формалаштыру өчен илдәге халыклар арасында дуслык һәм тынычлыкның мөһимлеге турындагы төп фикерләрне бик күп тапкыр кабатлау һәм сеңдерү кирәк. Татарстан милләтара сәясәтне уңышлы тормышка ашыручы буларак билгеле, анда бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләүдән туктамыйлар, – дип ассызыклады ул.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук Мөфти урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы директоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты. Ул Россия вузларында гомумгражданлык үзенчәлекләрен булдыру турында чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар хәзерге Россия медиакиңлегендә мәдәниятара һәм этноконфессиональ коммуникацияләрне булдыру һәм үстерү проблемалары; экстремизмга каршы торуның нигезе буларак милләтара һәм динара хезмәттәшлек: тәҗрибә һәм перспективалар; Россия мәгълүмати киңлегендә дини оешмалар һәм медиакоммуникацияләр алдында этник һәм дини ызгышларны булдырмау максатыннан куелган бурычлар; заманча цифрлы киңлектә төрле динле һәм мәдәниятле яшьләр тирәлегендә медиакоммуникацияләрнең әһәмиятен һәм үзенчәлекләрен нигезләп күрсәтү; хәзерге Россия үсешендә илебезнең мәдәни, этник, милли, дини һәм гражданлык үзенчәлекләренең төп аспектлары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты.










