Мөфти Камил хәзрәт мөселманнарның бердәмлеге турында: “Тәлгать хәзрәт бөтен гомерен өммәтне бербөтен итеп берләштерүгә багышлады”

18 ноябрь 2025 ел 15:03
Мөфти Камил хәзрәт мөселманнарның бердәмлеге турында: “Тәлгать хәзрәт бөтен гомерен өммәтне бербөтен итеп берләштерүгә багышлады”

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 27нче көнендә (18нче ноябрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Уфада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган тантаналы чараларда катнаша. Татарстан Мөфтияте делегациясенә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәттә кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы Мәэмүн Шәгъбан Хәлил әр-Рави, шулай ук Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов керде.

Чараларда катнашучылар арасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, дөньяның төрле илләреннән традицион диннәр җитәкчеләре, Ислам дөньясы университетлары федерациясе һәм Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы (ИСЕСКО) вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары, фән эшлеклеләре, мәгариф оешмалары вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм 12 чит илдән (Бәхрәйн, Мисыр, Иордания, Тунис, Төркия, Гыйрак, Иран, Һиндстан, Германия, Канада, Согуд Гарәбстаны, Монголия) һәм БДБ илләреннән 7 дәүләттән (Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Беларусь һәм Үзбәкстан) дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Бүгенге чаралар кысаларында “Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш” дип исемләнгән XVI Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыенның максаты – рухи-әхлакый кыйммәтләрне, динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, Россия мөселман өммәтенең һәм Евразия киңлегенең иҗади мөмкинлеген үстерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр эшләү.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Россия өммәтен берләштерүдәге ролен ассызыклады һәм гомумән мөселманнарның бердәмлеге проблемасы турында әйтеп узды: “Ул үзенең бөтен гомерен һәм бар тырышлыгын динебез юлында өммәтне бербөтен итеп берләштерүгә багышлады. Һәм бу яктан ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк мөфти булачак: илдә ничә еллар дәһрилек хөкем сөргәннән соң ул Россия мөселманнарын Хакыйкатькә кайтарды, әтиебез кебек безгә рухи тәрбия бирде һәм халыкка иман орлыклары чәчте. Россия мөселманнары арасында тышкы һәм эчке яктан аермалар һәм каршылыклар саклануга карамастан, сез, Тәлгать хәзрәт, динебездә бердәм булу өчен зур өлешегезне керттегез”.

Алга таба Мөфти Камил хәзрәт “Әлү Гыймран” сүрәсенең 103нче аятен китерде һәм өммәтнең бердәмлеге Коръәндә һәм Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләрендә төп төшенчә булуын билгеләп үтте:

– Раббыбыз безгә өнди: “Барыгыз бергә Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз”.

Бу – мөселманнарны бердәмлеккә өндәү генә түгел, ә өммәтнең бурычы. Мөселманнар тәүхид нигезендә Аллаһка гыйбадәт кылырга тиеш булган кебек, без дә берләшү юлында тырышырга тиешбез. Чөнки мөселманнар арасындагы бердәмлек һәм татулык кына өммәтнең яхшы киләчәгенә нигез булып тора. Татулык булса чәчәк атачакбыз, таркаулык аркасында исә зыян күрүебезне дәвам итәчәкбез: Коръән дә безгә низагларның авыр чорларын искә төшерә, ә дөньядагы ислам дәүләтләренең бүгенге гуманитар катастрофалары Аллаһы Тәгаләнең зирәклеген раслый. Менә ни өчен бердәмлек мәсьәләсе тулаем алганда Изге Коръәндә иң төп төшенчәләрнең берсе булып санала, ә Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләрендә моңа мөһим ислам кагыйдәсе буларак басым ясала. Ул: Бердәмлек ул – рәхмәт, ә таркаулык – газап», – дигән.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлеге уңаеннан чаралар иртәгә Татарстанда: Казанда һәм Болгарда дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы