Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 20нче көнендә (11нче ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә “Бердәм өммәт – уртак язмыш” Халыкара конференциясендә һәм Баш Мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган тантаналы чараларга әзерлек буенча киңәшмә узды. Әлеге чаралар Татарстанда 2025нче елның 19-20нче ноябрь көннәрендә үтәчәк. Киңәшмә эшендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Татарстан мөфтиятенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов катнашты.
Бүгенге утырышта алар оештыру мәсьәләләрен карады, чаралар программасы, кунаклар һәм чит ил делегацияләре составы, Казанда һәм Болгарда экскурсия маршрутлары һ.б. хакында фикер алышты.




