Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 20 нче көнендә (11 ноябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу, шулай ук гозерләрен җиткерү өчен килде.
Халыкны кабул итү барышында мөселманнар өчен «Дуслар» мобиль кушымтасын тәкъдим иттеләр, мөселман гаиләләрен ныгыту һәм ярдәм итү, борынгы мөселман зиратларында кабер ташларын саклау һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстан Мөфтие белән очрашуга килү өчен +7 (843) 237-94-53 телефоны аша язылырга кирәк.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфти белән очрашуга килүчеләргә мәсьәләнең темасын исәпкә алырга тәкъдим ителә – алар күтәргән сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицинага кагылышлы мәсьәләләр дәүләт оешмаларында карала.









