“Аманәт” фонды тырышлыгы белән Актаныш мөхтәсибәте Әнәк авылында төзекләндерүдән соң мәчет һәм музей һәм яңа фитнес-үзәк ачылды

07 ноябрь 2025 ел 11:55
“Аманәт” фонды тырышлыгы белән Актаныш мөхтәсибәте Әнәк авылында төзекләндерүдән соң мәчет һәм музей һәм яңа фитнес-үзәк ачылды

Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә – Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган җиренә – Әнәк авылына күп кунаклар җыелды. Биредә “Аманәт” фонды ярдәме белән биналарны – Шәрип Шәймиев музеен һәм авыл мәчетен төзекләндерү эшләре төгәлләнде, шулай ук заманча фитнес-үзәк ачылды. “Аманәт” фонды гаилә кыйммәтләрен ныгытуны һәм гаилә ядкарьләрен саклауны максат итеп куя.

Бәйрәм чараларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Челтәр компаниясе” АҖ Генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм башкалар катнашты.

Район башлыгы Ленар Зарипов үзенең чыгышында әлеге башлангычларның авыл территорияләрен үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шәхсән Илшат Шәех улына һәм “Аманәт” фондына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.

Әнәк авылындагы әлеге бәйрәм эшкуарлар, хакимият һәм дин әһелләренең уртак тырышлыгы уңай үзгәрешләргә китерүе һәм авыл җирендә яшәү шартларын күтәрү мөмкин булуына ачык мисал булды.

Фотосурәтләр: Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы