Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 14нче көнендә (5нче ноябрьдә), Мәрҗани мәчетендә Татарстанның мөселман уку йортлары шәкертләре арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чара мондый форматта алтынчы ел рәттән үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды.
Бәйгедә бишәр кешедән торган 12 команда катнашты. Алар арасында Казан ислам университеты (“Коръән фәннәре” (тәхфиз) һәм “Ислам фәннәре” факультеты), Россия ислам институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе (“Тәхфиз” һәм шәригать факультеты), Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе, Буа мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе, Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре, шулай ук Казанның “Госмания” урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Бөрбаш балалар пансионаты (Балтач районы) укучылары бар иде.
Әлеге чара Шәех, Хафиз-Курра, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ турыдан-туры нәсел дәвамчысы Мәэмүн әр-Рави тарафыннан Коръән аятьләре укып башланды – ул шул ук вакытта әлеге бәйгенең жюри рәисе дә. Искәртеп үтик, мөхтәрәм Мәэмүн әр-Рави – Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы. Жюри составында шулай ук Коръән белгечләре – Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең әйдәп баручы белгече, Хафиз-Курра Рушан хәзрәт Йосыпов; Чечен Республикасы Мөфтиенең Коръән эшләре буенча киңәшчесе, Шәех Сәййид-Хөсәен Сәййид-Ибраһими бар.
Бәйгенең ачылу тантанасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, чараның иганәчеләре – бертуган Фаил һәм Ильяс Гыймадовлар һ.б. бар иде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйгедә катнашучыларны сәламләде һәм 1917нче елгы инкыйлабка кадәр барлык имамнар Коръәнне яттан белгәннәр дип ассызыклап узды. Мисал итеп ул Шиһабетдин Мәрҗанине китерде, ул көн саен өч җүзне кабатлаган.
“Коръән ул – төп Китап. Сез кайда гына укысагыз, нәрсә генә өйрәнсәгез дә – бары бер китапны – Коръәнне аңлау өчен укыйсыз. Шуңа күрә һәр гыйлемгә, һәр фәнгә юл Коръәннән башлана. Тормышыгызда нинди генә өйрәнгән фәнне алсагыз да, ул Коръәнгә барып тоташа”, – дип билгеләп үтте Мөфти Камил хәзрәт.
Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов билгеләгәнчә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт республикабызда һәм илебездә Коръән фәннәрен өйрәнүгә зур өлеш кертте. Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Мөфтиятендә кулъязма Коръән әзерләнә. Аның хезмәтләренә рәхмәт йөзеннән, ул Мөфти Камил хәзрәткә “Коръәнгә хезмәт итүче” премиясен тапшырды. Әлеге премиянең беренче лауреатлары арасында шулай ук Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм Ильяс Гыймадов булды.
Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.
Конкурста катнашучылар таҗвид кагыйдәләре нигезендә Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш иде.
Бәйге түбәндәге тәртиптә үтте: һәр командага бирем бирелде, аннары алар фикер алышты һәм чыгыш ясаучыны билгеләде һәм жюри каршына чыгып Коръәннән аятьләр укыды. Шулай итеп, һәр команда чиратлашып үзенең күнекмәләрен күрсәтте.










































