Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 9 нчы көнендә (31 октябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы 2 нче төзәтү колониясендә булды. Ул Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары полковник Элдар Аллахвердиев һәм колония җитәкчесе – эчке хезмәт майоры Ренас Гыйльметдинов белән очрашты. Шулай ук очрашуда Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек координаторы, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшне оештыру буенча җитәкче ярдәмчесе Альберт Шәмсунов һәм башкалар бар иде.
Татарстан Мөфтие, 2 нче колониядә булганда, “Касыйм” мәчетендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән аралашты. Әлеге мәчет биредә 2008 елдан бирле эшли. Камил хәзрәт үзенең вәгазен хәрам һәм хәләл темасына багышлады – исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләргә кагылышлы мәсьәләләрне җентекләп аңлатты. Ул иң башта – Коръәнгә, ә аннан соң хәдисләргә таянырга өндәде.
Бу мәчеткә даими рәвештә 15-20 ләп кеше йөри, җомгалар укыла, ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр үткәрелә. Рамазанда 30-40 кеше, ураза тотып, тәравих намазлары укый. Ураза гаете һәм Корбан гаетләренә 40-50 кеше җыела.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тулыланып тора. Мөфтият Корбан бәйрәме уңаеннан азык-төлек белән тәэмин итә, Рамазан аенда гуманитар ярдәм китерү эше дә җайга салынган.
Фотосурәтләр: Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

 
                                            










