Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

31 октябрь 2025 ел 09:50
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

Рамазан-шәриф ае башланырга өч ай кала Татарстан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Курслар 2025нче елның 15нче ноябреннән һәм 2026нчы елның 18нче февраленә (Рамазанга) кадәр алып барылачак.

Курслар Казанның 8 мәчетендә узачак: “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3, корп. 2), “Әхмәдзәки” (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Әмәт” (Дачная ур., 3а), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36) мәчетләре, шулай ук Питрәч районы Званка авылы “Рамазан” мәчете (Күл буе ур., 1в), Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 8/28). Быел Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында (Шиһабетдин Мәрҗани ур., 28) хатын-кызлар өчен дә курслар үткәрү ниятләнә.

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Рамазан ае – Коръән иңә башлаган ай, шунлыктан Рамазан аен Коръән укып үткәрү кабул ителгән.

Курсларга язылу өчен түбәндәге телефон номерларына ватсапка язарга мөмкин: +79503288226 (ир-атлар) һәм +79083430190 (хатын-кызлар).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы