Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында “Чулман” блиндаж мәчетен җиһазландырды

27 октябрь 2025 ел 17:46
Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында “Чулман” блиндаж мәчетен җиһазландырды

Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында 430нчы полкта хәрбиләр өчен блиндаж мәчете төзүдә ярдәм күрсәтте.

Мусаллә булдыру бурычын хәрби часть командованиесе ротаның “Мөслим” исемле замполиты алдына куя – ул Түбән Кама районыннан мобилизацияләнгән офицер.

Түбән Кама районы мөселманнары һәм мөхтәсибәт активистлары бу идеяне тормышка ашыру өчен зур өлеш кертә: келәм алып бирә, диварга һәм түшәмгә банерлар ясый, люстра һәм электр җиһазлары сатып алалар.

Мусаллә булдыруда Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Түбән Кама мөхтәсибәтендә гуманитар ярдәм өчен җаваплы Габделхәким хәзрәт Яруллин, шулай ук волонтерлар катнаша.

“Мөслим” барлык кирәкле материалларны үз машинасында Түбән Камадан полк урнашкан урынга илтеп тапшыра. Полк командованиесе чокыр казый, анда мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә дини йолалар үткәрү өчен җиһазландырылган бүлмәләр булдырыла. Ремонт тәмамланганнан соң блиндаж мәчетне ачып, аңа “Чулман” дип исем бирәләр.

Мәчетнең мәйданы 12 кв.м. һәм ул 10га якын кешене сыйдыра. “Чулман” мәчетенең имамы – Чистай районыннан мобилизацияләнеп килгән имам, ул офицер (капитан).

“Чулман” мәчете янында тәһарәт алу урыны да бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы