Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең бишенче юбилей сезонын башлады

21 октябрь 2025 ел 10:09
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең бишенче юбилей сезонын башлады

Рабигыль ахыр аеның 28 нче көнендә (20 октябрьдә) Диния Нәзарәтендә мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz» акыл уеннарының бишенче юбилей сезоны ачылды. Бу сезонның беренче уенында 25 команда катнашты.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раундта төрле халыкларның әдәбиятына кагылышлы 6 сорау бирелде. Яшьләрнең китап укырга яратуы һәм белемгә омтылышы сөендерде.

Сораулар популяр китапларны һәм исемнәрне искә төшерергә генә түгел, уйланырга, хәтта таныш әсәрләргә дә башкача карарга мөмкинлек бирде. Уенчылар классиклардан алып заманча фикер ияләренең әсәрләрен яңадан “укып чыкты”.

Беренче уен нәтиҗәләре буенча абсолют беренчелекне «Беренче команда» яулады.

2024-2025 ел сезонында «MuslimQuiz»ның 6 очрашуы: 5 төп уен һәм финал узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак.

Киләсе акыл уены 17 ноябрьдә узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы