Татар хәзрәтләре “десанты” ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына чыкты

21 октябрь 2025 ел 08:00
Татар хәзрәтләре “десанты” ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына чыкты

Халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләр “десанты” ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына йөри башлады. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында “Гыйлем мәҗлесләре” исеме белән уза һәм ул халыкның дини гыйлемен һәм әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: гаиләдәге вазифалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү, шәригать кануннарын үтәү һ.б. “Гаилә мәҗлесләре” һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында уздырыла. Оештыручы – Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге.

Беренче очрашуны хәзрәтләр Татарстанның төньяк өлеше мөселманнары өчен үткәрде: лекцияне Кукмара, Теләче һәм Саба районы халкы тыңлады. Кукмара шәһәренең Мәдәният йортында төрле яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар җыелды. Халык алдында Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук әлеге бүлек хезмәткәре Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов чыгыш ясады.

Очрашу ахырында иң актив катнашучыларга Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты бастырган китаплар тапшырылды.

“Гыйлем мәҗлесләре” Татарстанда ай саен үткәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы